Ни фасылга тоткарланды бу кыш?!…

Ни фасылга тоткарланды бу кыш?!
Тыйнак кунак-яз килергә кыймый.
Ә шулай да, кайнар дулкын бәрелгән дә бөреләргә —
Җилләр бүген язгы вальс уйный!

Һәр нотасы таныш. Язгы серенада!
Тыңлап торам. Тәмам хәйран калып.
Һәм озатам кышны. Язны каршы алам —
Күңелемә карашыңны ябып.

Ләйсән яңгыр тамчылары. Тып-тып.
Эчем ялкын. Тышым салкын. Дәшмим.
Мин бит сине бар дөньядан йолып,
Йөрәк түрләремдә саклап яшим!..

Табигатьнең кәефендә бер гамем юк.
Кышлар кышлап, соңарса да язлар.
Синең кодрәтең бу. Тик синеке! —
Күңелемдә син китергән яз бар!

Мең төсмергә манармындыр мизгелләрне.
Яши-яши күзләреңнең төсе уңса.
Кыш та, яз да күктә кояш кайнар.
… Җаның тулы үз кояшың булса!..

Эльмира Җәлилова

Комментарии:

Добавить комментарий

Войти с помощью: 

Ваш e-mail не будет опубликован.

Имя *
E-mail *
Сайт